Теләченең №2 балалар бакчасында өлкән шәфкать туташы Миннебаева Н.Н. бакча хезмәткәрләренә “ОРВИ һәм гриппны кисәтү” дигән темага консультация уздырды. Консультация вакытында ОРВИ һәм гриппны кисәтү, зарарлану юллары һәм симптомнары турында сүз барды.Бакча хезмәткәрләре грипп белән авырмас өчен, дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физик активлык, уңай эмоцияләр һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар. Шулай ук шәфкать туташы чараның ахырында әти-әниләрне таныштыру өчен памяткалар таратты.