Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында "Мин - бала! Мин- гражданин!" дип исемләнгән Парламент дәресе булып үтте. Чара барышында укучылар балалар хокукларын билгеләүче норматив документлар белән таныштылар, документларда күрсәтелгән хокукларының асылына төшенделәр. Дәресне тарих укытучысы Рахматуллина А.Ә. укуычыларда үз хокукларына һәм бурычларына аңлы мөнәсәбәт, аларны яклау сыйфатлары формалаштыру максатыннан үткәрде. Укучылар рольле уен барышында бу өлкәдә белемнәрен күрсәттеләр.