Теләче җирлекара китапханәсендә “Сибирское здоровье” корпорациясе вәкилләре белән очрашу булды. Алар сөйләвенчә, әлеге берләшмә 1996 елда Новосибирск шәһәрендә барлыкка килгән. Ул сәламәтлеккә уңай йогынты ясаучы биологик актив кушылмалар, косметика җитештерү һәм тарату белән шөгыльләнә. “Сибирское здоровье” продукциясенең нигезендә Байкал һәм Алтай таулары үсемлекләрен күп елларга сузылган фәнни өйрәнүләр ята. Алар бу берләшмәгә кергән очракта үз эшеңне башлап җибәрергә, шуның нәтиҗәседә финанс хәлен яхшыртырга мөмкин булуын да әйттеләр.