ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

11 январь көнне түгәрәк укучылары белән Олы Мәтәскә урта мәктәбендә  халык – ара “Рәхмәт” көне булып узды. Укучылар тыл ветераны Сафина Зәйтүнә апаның хуңалыгында булдылар, алар кар көрәүдә һәм хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп Зәйтүнә апаның “Рәхмәт” сүзен алдылар. Җитәкчеләре Загидуллина Р.Т һәм Нигматзянова Л.И.

Киңәшмәне мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов уздырды. Киңәшмәдә мәдәният йортларында уздырылган яна ел чараларына нәтиҗәләр ясалды. Район мәдәният белгечлэре авыл мәдәният хезмәкәрләре белән уздырылган   «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дип исемләнгән фестиваль конкурс буенча киңәшмә уздырдылар,  узачак халык җыеннары турында сөйләшүләр узды.

2016 елда Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасының  иң беренче шатлыклы вакыйгасы -зурлар төркеменә йөрүче Баева Динәнең “Бәхет йолдызы” исемле 3 нче Ачык Региональ фестиваль-конкурсында катнашып ,3нче дәрәҗәле Лауреат дипломы алуы булды. Бу конкурста  ул  1 нче кечкенәләр төркеменең “Вокал- соло” номинациясендә “Чәй эчәбез бергәләп” җырын башкарып, зур уңышка иреште. Конкурска Динәне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. әзерләде Афәрин,Динә!   Алга таба да без аларның яңадан-яңа үрләр яулавын  теләп калабыз.

Олы Кибәхуҗа башлангыч сыйныф укучылары Казаклар авылы китапханәсендә кунакта булдылар. Алар яңа кайткан китаплар белән таныштылар, таушалган китапларны төзәттеләр. Укучыларга китапханәгә экскурсия бик ошады.

Нәкъ менә алар беренче булып утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Соңгы араларда балалар арасында янгыннарны кисәтү буенча системалы эш алып баруда кискен ихтияҗ туды. Баландыш төп мәктәбендә дә тәрбия минутларында куркынычсызлык кагыйдәләре кабат искәртелде.

 Кышкы озын яллардан соң мәктәпләрдә укулар башланды. Олы Мишә урта мәктәбе укучылары ял итеп ,көч туплап укырга килделәр.Алар өчен җаваплы өченче чирек башланды.Алда бердәм дәүләт имтиханнары,контроль эшләр. Бу чиректә укучыларга һәм укытучыларга саулык- сәламәтлек, сабырлык һәм хәвеф-хәтәрсез эш көннәре телибез!

8 январь көнне Казан шәһәрендә “ На крыльях таланта” дип исемләнгән халык-ара конкурс фестиваль булып үтте. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 300ләп яшь музыкантлар катнашты. Шулар арасыннан безнең сәнгать мәктәбе укучысы Мухаметханов Айсаф Лауреат исеменә лаек булды. Ә укытучысы Сафиуллин Ильяс Ислам улы, үсеп килүче буынны сәнгать өлкәсендә тәрбияләүдә зур өлеш керткәне очен, мактау хаты белән бүләкләнде. Киләчәктәдә аларга зур уңышлар теләп калабыз.

Алар шашка, хоккей     кебек уеннарны  бик яратып уйнадылар. Әлеге ял вакыты укучыларның  үзләренә дә  бик ошады.  


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Олы Мишә урта мәктәбе укучылары кышкы яллардан соң 3нче чирекне башладылар. Физкультура дәресләрендә программа буенча чаңгы шуулар башланды. Мәктәптә сыйныфларга җитәрлек чаңгылар бар. Укучыларыбыз бүгеннән башлап физкультура дәресләрен саф һавада уздыралар.Чаңгы шуу сәламәтлек өчен файдалы спорт төре.ГТО ның кышкы сессиясендә чаңгы шуу буенча да нормативлар каралган

 Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте. Мәктәпләрдә каниул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International