Барлыгы 12 команда,180 хоккейчы катнашты.
Алар биредә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел күчтәнәче итеп төрле тәм-томнар һәм Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары” исемле әкият – тамашасын бүләк иттеләр. Балалар йорты директоры Гараев Имам Гараевич студия артистларына игелекле эшләре өчен олы рәхмәт белдереп, коллективка Рәхмәт хаты тапшырды.
5 январь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Хуш киләсең Яңа ел!” исемле балалар чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә кунак булып килгән Кыш бабай, Кар кызы һәм урман җәнлекләре балалар белән күңелле уеннар уйнап, нәниләрне Кыш бабай күчтәнәчләре белән дә сыйладылар.
4 январьдан 8 январьга кадәр “Балачак” курчак театр-студиясе Лесной бистәсе, Айдар, Олы Нырсы, Шәтке, Саба районы Оет авыллары яшь тамашачыларына Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары” әсәрен тәкъдим иттеләр. Спектакльләрне һәр мәдәният йортында тамашачы җылы алкышларга күмеп каршы алды.
Бәйрәмдә күңелле уен-җырлар, дәртле биюләр белән беррәттән Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары да катнашты. Җырчы, автор башкаручы Ильназ Ханафиев иганэ иткән капка төпләренә сыннар ясау конкурсына да йомгак ясалды. Яңа 2016 елны каршы алу кичәсе бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.
7 гыйнвар көнне Айдар мәдәният йортында Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты каршында эшләп һәм иҗат итүче курчак театр- студиясе тарафыннан Н.Гернетның «Дорофей мажаралары» дип аталаган спектакль куелды.
Әлбәттә, һәркем аны күңелле һәм истә калырлык файдалы итеп үткәрергә тырыша. Шул уңайдан Айдар мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә балалар белән берлектә күңелле спорт уеннары уздырды. Фойеда төрледән- төрле уеннар уйналса, китапханәдә кыш аена багышланган табышмаклар әйтелде һәм алар өчен лотария уены оештырылды.
Әлеге чарада Шармыш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бик теләп катнашты.
1 январь көнне Айдар мәдәният йортында , балалар өчен “Эх, күңелле балачак!” дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар өчен төрле кызыклы уеннар уйнатылды, костюмнар парады булды, балалар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабай һәр балага үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләште.
Ярышлар самбо, көрәш, ирекле көрәш,грек-рим көрәше төрләре буенча үткәрелде. Теләче районы данын яклап элеге фестивальдэ 10 спортчы «көрәш» төре буенча катнашты.