31 январь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында “Кыш бабайда сер бар” исемле Яңа елны каршы алу әкияти – тамаша булып үтте. Бәйрәмдә күңелле уен-җырлар, дәртле биюләр белән беррәттән Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары да катнашты. Җырчы, автор башкаручы Ильназ Ханафиев иганэ иткән капка төпләренә сыннар ясау конкурсына да йомгак ясалды. Яңа 2016 елны каршы алу кичәсе бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.