Кышкы каникул көннәрен Олы Мишә урта мәктәбе укучылары зарыгып көтеп алдылар. Бары кыш көннәрендә генә чана, чаңгы, тимераякта шуып була. Кыш ул спорт белән шөгыльләнергә дә менә дигән вакыт.Укучылар үзләренең ялларын бик күңелле уздыралар.Аларга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәктәп яны хоккей мәйданчыгы көндез дә, кич тә балалар авазыннан тынып тормый. Балалар хоккей уйныйлар, тимераякта шуалар.Чана, чаңгы шуарга дә менә дигән көннәр!
Бүген, 9нчы январь көнне, Баландыш төп мәктәбендә педагогик совет утырышы узды. Утырыш барышында 2 нче чирек нәтиҗәләре каралды, укыту- тәрбия эшенә анализ ясалды . Аерым басым ФДББС буенча дәрес структурасы, дәрескә үзанализ һәм анализ ясау тәртибенә ясалды.
8 гыйнвар көнне Балык Бистәсенең “Дельфин” спорт комплексында 2004-2005 елгы малайлар һәм кызлар арасында Балык Бистәсе район Советы һәм Кыш Бабай бүләкләренә бадминтон буенча шәхси районара турнир булып узды. Ярышта Теләче районыннан барлыгы 14 бадминтончы катнашты, тренерлары Рәсип Гатиятов, Алмаз Җаббаров һәм Әсгать Нәҗметдинов. Турнирда республиканың 9 районыннан 70 уенчы катнашты. Рәсип Гатиятов кул астында шогыльләнүче Гөлназ Гайнетдинова 3 урынга лаек булды, районыбызның калган яшь бадминтончылары да иң көчле беренче унлыкка керде.
2016 елның 9 нчы гыйнвар көнне Кече Мирәтәк авылында яшәүче тыл ветераны Галимова Зәйнәп Бәдретдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Зәйнәп апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Бүгенге көндә Зәйнәп апа тормыш иптәше Мөбәрәкҗан абый белән тигез картлык кичерәләр, балалары- оныклары арасында кадерле әти-әни, дәу әни, дәу әти булып яшиләр.
Укучыларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, 8 январь көнне Айдар башлангыч мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Табышмаклар илендә” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Мондый чаралар укучыларның фикерләү сәләтен үстерә, игътибарлылыкны арттыра, бердәмлек хисләре тәрбияли.
Яңа ел кызу -кызу алга таба атлавын дәвам итә. Әле кайчан гына бөтен җирдә Чыршы бәйрәмнәре гөрләгән иде! Яңа ел бәйрәмнәре узса да, бадминтон, хоккей түгәрәгенә йөрүчеләрнең ял итеп ятарга исәпләре дә юк. Алар киләсе ярышларга әзерләнәләр. Алар Теләчедә үткәрелгән хоккей ярышында 3 урынны алып кайттылар. Ә бүген Балык Бистәсе районында үткәрелүче бадминтон ярышына киттеләр.Уңышлар юлдаш булсын аларга!
5 гыйнвар көнне Максабаш,6 гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында "Ялкынсыз яна йөрәк" исемле театр күрсәтелде. Туфан Миңнуллин әсәрен Роберт Галиев җитәкчелегендә Казан аграр университеты студентлары сәхнәгә куйды. Театр авыл халкына, укучыларга һәм укытучыларга бик ошады.
Бигрәк тә рәхәт инде кышкы каникуллар! Олы Кибәхуҗа башлангыч сыйныф укучылары салкынга да карамастан тау шуарга чыгалар, чаңгыда йөриләр, катокта тимераякта шуалар, кыскасы, кышкы табигатьтә рәхәтләнеп ял итәләр.
8 нче январь көнне Балак Бистәсендә Кыш Бабай призына бадминтон буенча Яңа Ел турниры булып узды. Бу ярышты Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары (тренерлары Заббаров Алмаз Фоатович җитәкчелегендә ) актив катнаштылар. Шәхси беренчелектә 4нче класс укучысы Музафаров А.А. 4нче урынны, 5нче класс укучысы Гарипов А. 5нче урынны яуладылар. Егетләрне котлыйбыз.
Каникуллар дәвам итә. Кышкы каникул чорына эш планы төзелде һәм укучыларның яллары шул планга нигезләнеп үткәрелә. Әти-әниләр кардан тау ясадылар. Кече Нырсы башлангыч мәктәбе укучылары кышкы салкыннарга карамастан чанада шуалар. Саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыта, фикерләү сәләтен үстерә. Аларның каникуллары күңелле һәм файдалы уза.