Каникуллар дәвам итә.

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел  кызу -кызу алга таба атлавын дәвам итә. Әле кайчан гына бөтен җирдә Чыршы бәйрәмнәре гөрләгән иде! Яңа ел бәйрәмнәре узса да, бадминтон, хоккей түгәрәгенә йөрүчеләрнең ял итеп ятарга исәпләре дә юк. Алар киләсе ярышларга  әзерләнәләр. Алар  Теләчедә үткәрелгән хоккей ярышында 3 урынны алып кайттылар. Ә бүген Балык Бистәсе районында  үткәрелүче бадминтон ярышына киттеләр.Уңышлар юлдаш булсын аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International