ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

6 январь көнне Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен “Чыршы әйләнәсендә” дигән бәйрәм чарасы үткәрде. Бәйрәм барышында төрле уеннар уйналды, конкурслар үткәрелде, лотерия уйнатылды. Бәйрәм җыр - бию белән бергә үрелеп барды.

6 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, иң актив китап укучы балалар белән,  “Туган ягым Татарстан” исемле тамчы-шоу уены уткәрелде.Ярышта “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”командасы катнашты.Уен 5 турдан торды.Әлеге уен,укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру,туган телгә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү уңаеннан оештырылды.Соңыннан барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүген, 7 нче январь көнне,   барлык балалар  өчен  тагын бер тамаша  булды.  Бу чараны төп оештыручы-   шәхси эшмәкәрләр Самат һәм Рөстәм Мөхәмәтшиннар. Бәйрәм тулысы белән урамда,  матур  итеп бизәлгән чыршы кырыенда барды.   Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы,  узган елның төп хуҗасы Кәҗә һәм быелгы  хуҗа- Маймыл да бар иде. Балалар һәм әти-әниләр төрле конкурсларда көч сынаштылыр ,  җыр –биюдә булган осталыкларын күрсәттеләр.    Баландыш төп мәктәбенең укучылары  бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Аларның каникуллары бик  күңелле үтә.

                 3 нче январь көнне, Шәтке боз мәйданчыгында,  хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда  Шәткенең  3 командасы катнашты.

  1. Мәктәп укучыларыннан торган «Алмас»
  2. Студентлардан торган «Гром-1»
  3. Эшчеләрдән торган «Гром-2» командалары.

Көн тәртибе буенча, беренче майкаларга презентация булды. Аннары уеннар башланып китте. Һава торышы бозылып китсә дә, уенчылар күңелләрен төшермәделәр, ярышның ахырына кадәр тиешенчә уйнадылар.

Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы гына түгел, ә Убырлы карчык,  шаян клоуннар да килгәннәр  иде. Балалар бик теләп төрле- төрле конкурсларда катнаштылар, җыр җырлап чыршы тирәли әйләнделәр, үзләренң һөнәрләрен күрсәттеләр.  Тамаша авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә оештырылган иде.  Бәйрәм һәр баланың күңеленә хуш килде.

Бу  ярышта Баландыш төп мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Заббаров Алмаз Фоатович  шәхси беренчелектә  40 яшькәчә ир- егетләр арасында 1 нче урынны, парлы разрядта 2нче урынны яулады. Котлыйбыз аны!

   5 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, балаларга “Чыршы бәйрәме” уздырылды . Балалар төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар,шигырьләр сөйләделәр, җырларын башкардылар. Китапханәдә  «Табигатьтә ап-ак кыш» исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче яңа елны кайсы илдә ничек каршылыйлар, үзенчәлекләре турында сөйләп үте. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән балалар таныштылар.Бәйрәмнән һәр бала күчтәнәч һәм яхшы кәеф белән таралышты.

30 декабрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында "Яңа ел тамашасы" исемле кичә булып үтте. Бу күңелле кичәдә авылдашларыбыз гына түгел, читтә яшәүчеләр дә катнашты. 31 декабрьда мәдәният йортында яңа ел лотереясы уйнатылды. 

Теләче спорт мәктәбе тренеры Галимов Нияз җитәкчелегендә спорт мәктәбе укучылары да катнашты һәм 3 урынга лаек булды.

 4 нче январь көнне  “Батыр” спорт комплексында мини-футбол буенча ярышлар үтте.Кызлар арасында уздырылган бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты.Муниципаль этапта узган ярышлар “Президент спорт уеннары” кысаларында  үтә .Ярыш бик җанлы узды.Мини-футболны малайлар гына түгел, кызлар да үз итә.Мондый төр ярышлар укучыларга сәламәт яшәр өчен юнәлеш бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International