3 нче январь көнне, Шәтке боз мәйданчыгында, хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Шәткенең 3 командасы катнашты.
Көн тәртибе буенча, беренче майкаларга презентация булды. Аннары уеннар башланып китте. Һава торышы бозылып китсә дә, уенчылар күңелләрен төшермәделәр, ярышның ахырына кадәр тиешенчә уйнадылар.