6 нчы январь көнне Баландыш мәдәният йортында балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы гына түгел, ә Убырлы карчык, шаян клоуннар да килгәннәр иде. Балалар бик теләп төрле- төрле конкурсларда катнаштылар, җыр җырлап чыршы тирәли әйләнделәр, үзләренң һөнәрләрен күрсәттеләр. Тамаша авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә оештырылган иде. Бәйрәм һәр баланың күңеленә хуш килде.