5 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, балаларга “Чыршы бәйрәме” уздырылды . Балалар төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар,шигырьләр сөйләделәр, җырларын башкардылар. Китапханәдә «Табигатьтә ап-ак кыш» исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче яңа елны кайсы илдә ничек каршылыйлар, үзенчәлекләре турында сөйләп үте. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән балалар таныштылар.Бәйрәмнән һәр бала күчтәнәч һәм яхшы кәеф белән таралышты.