ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

  “Яшьләр арасында иң күп китап укучы” Мифтахова Чулпан,Республика яшьләр китапханәсе игълан иткән «Листая любимую книгу» дип аталган рәсем бәйгесендә катнашып, Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г.И.тарафыннан рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк белән тәбрикләнде.

Берсеннән берсе кызыклы уеннар, дәртле биюләр, күңелле җырлар, сәхнә костюмнары һәм әлбәттә инде елдагыча бәйрәм дискотекасы оештырылды.

Бу кичә җыр-бию, уен-көлке, кызыклы мавыктыргыч уеннар белән үрелеп алып барылды. Соңыннан Яңа ел лотореясы уйнатылды. Тамашачылар күтәренке кәеф белән Яңа елны каршыларга таралыштылар..

   5 гыйнвар көнне Сауш төп мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләре буенча “Кызыл, сары, яшел” дип аталган чара үтте. Чарада укучылар ике командага бүленделәр. “Ярый, ярамый”, “Җавапны бел” викторина сорауларына, “Җәяүлеләр юлы”, “Шоферлар эстафетасы”, “ Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту” эстафеталарында көч сынаштылар. Ике команда да юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, светофор сигналларын, җәяүле һәм пассажирлар буларак кагыйдәләрне дөрес куллануларын күрсәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм аларны дөрес итеп куллану кирәклеге тагын бер кат искәртелде.

Мәдәният йорты мөдире Елена Тарасова әлеге бәйрәмне үткәрүдә булышкан спонсорлар – кирпеч заводы директоры Газинур Муллануровичка, депутат Марат Тахирҗановичка,эшмәкәр Фания Таеповнага зур рәхмәтләрен җиткерә.

Балалар әниләре, әбиләре , Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән әйлән-бәйлән уенап,җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп, Кыш Бабайдан булэклэр алып , күңел ачып таралыштылар.

Ул кичне Яңа ел лотерей билетлары уйнатылды. Бәйрәм кичен тагын да ямьләндереп җыелган кунаклар алдында үзешчәннәр үзләренең жырларын , биюләрен бүләк иттеләр.Үзешчәннәргә рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә дәртле җырлар, Кыш Бабай белән Кар Кызының күңелле конкурслары булды.

Тик бу вакытта гына кышкы спорт  төрләре белән ләззәтләнергә була.  Тимераякта шуу – иң популяр спорт төрләренең берсе. Аны кечесе дә, өлкәне дә бик ярата. Олы Нырсы урта мәктәбе территориясендә дә шугалак эшли. Анда укучылар шуалар, хоккей уйныйлар, төрле ярышлар һәм уеннар үткәрәләр.   Безнең шугалакка рәхим итегез!

Әлеге ярышта безнең мәктәптән кызлар командасы көч сынашып кайттылар һәм лаеклы икенче урынны яуладылар. Котлыйбыз аларны!

   

Укытучылар һәр укучы белән эшли. Буген математикадан консультацияләр узды. Баландыш һәм Олы Тиләҗе укучылары да килделәр.Шулай ук буген 8 класс укучылары өчен дә математикадан консультация уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International