ЮЙК буенча викторина үтте

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

   5 гыйнвар көнне Сауш төп мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләре буенча “Кызыл, сары, яшел” дип аталган чара үтте. Чарада укучылар ике командага бүленделәр. “Ярый, ярамый”, “Җавапны бел” викторина сорауларына, “Җәяүлеләр юлы”, “Шоферлар эстафетасы”, “ Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту” эстафеталарында көч сынаштылар. Ике команда да юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, светофор сигналларын, җәяүле һәм пассажирлар буларак кагыйдәләрне дөрес куллануларын күрсәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм аларны дөрес итеп куллану кирәклеге тагын бер кат искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International