Кышкы каникуллар – кышкы ял һәм саф һава вакыты. Тик бу вакытта гына кышкы спорт төрләре белән ләззәтләнергә була. Тимераякта шуу – иң популяр спорт төрләренең берсе. Аны кечесе дә, өлкәне дә бик ярата. Олы Нырсы урта мәктәбе территориясендә дә шугалак эшли. Анда укучылар шуалар, хоккей уйныйлар, төрле ярышлар һәм уеннар үткәрәләр. Безнең шугалакка рәхим итегез!