Баландыш авылында бәйрәм шавы тынмый.

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

  Баландыш  авылында бәйрәм шавы тынмый.  Бүген, 7 нче январь көнне,   барлык балалар  өчен  тагын бер тамаша  булды.  Бу чараны төп оештыручы-   шәхси эшмәкәрләр Самат һәм Рөстәм Мөхәмәтшиннар. Бәйрәм тулысы белән урамда,  матур  итеп бизәлгән чыршы кырыенда барды.   Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы,  узган елның төп хуҗасы Кәҗә һәм быелгы  хуҗа- Маймыл да бар иде. Балалар һәм әти-әниләр төрле конкурсларда көч сынаштылыр ,  җыр –биюдә булган осталыкларын күрсәттеләр.    Баландыш төп мәктәбенең укучылары  бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Аларның каникуллары бик  күңелле үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International