“Бәхет йолдызы”

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

2016 елда Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасының  иң беренче шатлыклы вакыйгасы -зурлар төркеменә йөрүче Баева Динәнең “Бәхет йолдызы” исемле 3 нче Ачык Региональ фестиваль-конкурсында катнашып , 3нче дәрәҗәле Лауреат дипломы алуы булды. Бу конкурста  ул  1 нче кечкенәләр төркеменең “Вокал- соло” номинациясендә “Чәй эчәбез бергәләп” җырын башкарып, зур уңышка иреште. Конкурска Динәне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. әзерләде Афәрин,Динә!   Алга таба да без аларның яңадан-яңа үрләр яулавын  теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International