8 январь көнне Казан шәһәрендә “ На крыльях таланта” дип исемләнгән халык-ара конкурс фестиваль булып үтте. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 300ләп яшь музыкантлар катнашты. Шулар арасыннан безнең сәнгать мәктәбе укучысы Мухаметханов Айсаф Лауреат исеменә лаек булды. Ә укытучысы Сафиуллин Ильяс Ислам улы, үсеп килүче буынны сәнгать өлкәсендә тәрбияләүдә зур өлеш керткәне очен, мактау хаты белән бүләкләнде. Киләчәктәдә аларга зур уңышлар теләп калабыз.