20 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә яңа кайткан китаплар белән таныштыру сәгате үткәрелде. М.Хәсәновның “Саумы, кояш!”, Ф.Мөслимованың “Башка кеше”, Г.Бәшировның “Туган ягым яшел бишек” китаплары тәкъдим ителде. Үзләренә ошаган китапларны, китап укучылар өйләренә укырга алдылар.
Бу Форумда тэрбиягэ бала алучы гаилэлэргэ социаль ярдэм курсэту, ата-ана тэрбиясеннэн мэхрум калган балаларны гаилэлэргэ урнаштыру формасын пропагандалау, тэрбиягэ бала алу буенча кандидатларга юридик ярдэм курсэту турында мэсьэлэлэр каралды.
Тиздән Яңа ел! Шул уңайдан Яңа 2016 нчы елга әзерлек башланды. Туган якка, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, бер-береңә ярдәм итү сыйфатларын үстерү максатыннан мәктәптә түбәндәге конкурслар игълан ителде: рәсемнәр, открыткалар, кар сыннары, чыгышлар,маскарад костюмнары конкурслары. Сыйныфларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелде, кышкы каникулларда үткәреләчәк чаралар белән таныштырылды.
17 -18 декабрь көннәрендә Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Л.З. Казан шәһәрендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты һәм Россия ислам униветситеты белән берлектә “Дәресләрдә ислам әхлагын укыту проблемалары” дип исемләнгән укуларда булды. Анда ул “Өстәмә белем бирү дәресләрендә укучыларга якын килеп әхлакый яктан тәрбияләү” дигән тема белән чыгыш ясады. Әлеге чыгыш, шулай ук югары уку йортлары үткәргән, әхлак дәресләре эшкәртмәләре республика конкурсында катнашып, “Алтыдагы- алтмышта” номинациясендә 2 урынны алды. Аның “Илләр гизик, гыйлем эзлик” һәм ”Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт” дип исемләнгән дәрес эшкәртмәләре “ Әхлак- иман көзгесе”дигән җыентыкка кертелгән.
Гадәттә,Яңа ел алдыннан чыршыга элү өчен уенчыклар,бәйрәм буласы залны бизәү өчен кәгаздән төрле кар бөртекләре ясыйлар. 20 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә ,клуб белән берлектә,"Серле кар бөртекләре” исеме астында мастер-класс үткәрелде.Укучылар төсле кәгазләрдән төрле-төрле кар бөртекләре ясадылар.
18 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында 2015 елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен уздырылган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Әлеге тантанада Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина К.Х. да катнашты. Ул. "Профессинал" номинациясендә грантка ия булды.
Ул аерым программа белән эшләячәк. 20 декабрь көнне шушы клубта йөрүчеләр һәм авыл кешеләре өчен авылыбыз имамы вәгазь укыды. Шулай ук атна уртасында укулар да оештырыла.
Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре дәвам итә.Барлык класс укучылары да кар сыннары ясауда актив катнаштылар. Ә хәзер укучылар Яңа ел тамашасына әзерләнәләр. Һәр сыйныф иҗади эшли .Сыйныфлар арасында стен-газеталар чыгаруга конкурс игълан ителде. Укучыларыбыз газеталарны эчтәлекле, зәвыклы итеп эшлиләр.
Хуҗалыкларның һәм КФХларның көнлек сөт савымы уртача 50 тонна ә сөт сату күләме көнгә уртача 45 тонна тәшкил итә. Хуҗалыкларның матди тотырыклылыгы сатыласы сөтнең күләме, сыйфаты һәм бәясе белән бәйле. Ясаган анализ нәтиҗәсе нигезендә бугенгесе көндә иң югары бәя белән сөт сатучы булып Нирус хуҗалыгы танылды. 1 килограмм сөтне басиз бәядән 21 сумнан сатса, сыйфаты, май һәм аксым күрсәткечләре буенча сөт бәясе бу хуҗалыкта 22 сумга кадәр җитә.
Максабаш башлангыч мәктәбе тирәсендә, мәктәп эчендә тылысымлы бәйрәм атмосферасы, ә күңелләрне бәйрәм күтәренкелеге биләп алды. Шулай булмыйча соң: тиздән Чыршы бәйрәме җитәчәк. Мәктәп коллективы бу гүзәл бәйрәмгә тырышып әзерләнә. Һәркем үз өстенә төшкән бәйрәмдә катнашуның дәрәҗәле бурычын тиешле югарылыкта башкарырыга омтыла: бәйрәмне карарга әти-әниләр дә киләчәк бит!