ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Баландыш авыл китапханәсендә “Иң актив китап укучылар 2015” дигән акция уздырылды.  Иң актив китап укучылар төрле номинацияләрдә грамота һәм китап белән бүләкләнде.

Гадәттә, Яңа ел алдыннан чыршыга элү өчен уенчыклар, бәйрәм буласы залны бизәү өчен кәгаздән төрле кар бөртекләре ясыйлар. 20 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, "Серле кар бөртекләре” исеме астында мастер-класс үткәрелде. Укучылар төсле кәгазләрдән төрле-төрле кар бөртекләре ясадылар.

20 декабрь көнне Казаклар авылы  китапханәсендә яңа кайткан китаплар белән таныштыру сәгате үткәрелде.  М.Хәсәновның “Саумы, кояш!”, Ф.Мөслимованың  “Башка кеше”,   Г.Бәшировның “Туган ягым яшел бишек”  китаплары тәкъдим ителде. Үзләренә ошаган китапларны, китап укучылар өйләренә укырга алдылар.

Не за горами уже Новый 2016 год -  год Огненной обезьяны.  20 декабря в Шармашинской сельской библиотеке провели конкурс рисунков «Новогодняя мозаика». Все желающие могли принять участие в данном конкурсе.   Вот так красочно мы оформили выставку  рисунков с нашими юными читателями.  

Традиционно каждый год мы наряжаем свою библиотеку на радость своих посетителей, рисуем стенд газету с Новогодними пожеланиями. Также оформлен стенд - раскладушка на тему: « Как  встретить Новый год?»

 “2015 ел – Әдәбият елы”н йомгаклап, 18 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уткәрелде. Китапханәгә иң актив өлкән буын китап укучылары чакырылды. Кичә Илдус Әхмәтҗанов башкаруында Г.Тукайның “Китап” шигыре белән ачылды. Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Безнең төбәгебез Теләче дә төрле талант ияләренә бик бай. Кичәдә сүз туган ягыбызның горурлыгы булган, аның абруен күтәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән данлыклы язучыларыбыз хакында барды. Әдәби кичә “Ак калфак”клубына йөрүче ханымнарның җырлары белән үрелеп барды. Китап укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.

Беренче көн тәртибе буенча  тәрбияче  Мөхәммәдиева М.Ф , ата-аналарны бер-берсе белән  якыннан танышу максатыннан, “Серле йомгак” уенын уздырды.  Ата-аналар бер-берсе белән  якынрак танышып,  ата-аналар комитетын  сайладылар.  Алга таба  Миләүшә Фанисовна  ата - аналарны  нәниләрнең адаптация чорларын,  2015-2016 уку елына  белем һәм тәрбия эшенә куелган максатлар, шөгыльләр челтәре, көндәлек режим белән таныштырды.

18 декабрь көнне Байлар Сабасында 1998-1999,2000  нче елда туган  һәм аннан дә яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Наиль Хуснуллович Хамидуллин истәлегенә ачык турнир булып үтте. Барлыгы 10 команда,200 дән артык яшь көрәшче катнашты.

 19 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендэ  “Көн саен Рәсәй белән горурланам “   дип аталган проект буенча 10-11 нче класс укучылары тарих фәне буенча белемнәрен сынау өчен Дәүләт Думасы тарафыннан  үткәрелгән On-line тест уздылар . Укучылар тест нәтиҗәләре буенча үзләренең белемнәрен сынадылар,  киләчәктә тарих фәнен тагын да ныграк укырга кирәк икәнлегенә  инандылар.Мондый тестлар укучыларның белемнәрен күтәрә, патриотик тәрбия бирә.

16 декабрь көнне  Алан  авылы мәдәният йортында  Алан җирлегендә булган сәнгать төркемнәренең район күләмендә баручы “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен” фестиваль концерты булып узды. Фойеда китапханәче  тарафыннан китап күргәзмәсе оештырылды.  Татар  фольклорының иң гүзәл җәүһәрләрен  туплаган  китаплар куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International