11 нче декабрь көнне бакчабызның 2 нче нәниләр төркемендә беренче ата- аналар җыелышы булып узды.

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

 11 нче  декабрь көнне  бакчабызның  2 нче нәниләр төркемендә   беренче  ата- аналар җыелышы булып узды.   Беренче көн тәртибе буенча  тәрбияче  Мөхәммәдиева М.Ф , ата-аналарны бер-берсе белән  якыннан танышу максатыннан, “Серле йомгак” уенын уздырды.  Ата-аналар бер-берсе белән  якынрак танышып,  ата-аналар комитетын  сайладылар.  Алга таба  Миләүшә Фанисовна  ата - аналарны  нәниләрнең адаптация чорларын,  2015-2016 уку елына  белем һәм тәрбия эшенә куелган максатлар, шөгыльләр челтәре, көндәлек режим белән таныштырды. Тәрбияче -   яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлануы хакында, балаларга дөрес тәрбия бирүгә ирешү бурычы балалар бакчасы хезмәткәрләренең ата- аналар белән уртак тырышлыгына бәйлелеге турында сөйләде.  Шулай ук җыелышта бакча мөдире Хасаншина Ф. Ф. катнашты. Ул ата- аналарга  бакчаның  тормышы,  түләү , субсидияләр алу тәртибе белән таныштырды,ата-аналарның кызыксындырган сорауларына җавап бирде һәм балалар бакчасы тормышында активрак катнашырга, килеп туган каршылыкларны бергә-бергә булганда гына чишеп булуы  турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International