16 декабрь көнне Алан авылы мәдәният йортында Алан җирлегендә булган сәнгать төркемнәренең район күләмендә баручы “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен” фестиваль концерты булып узды. Фойеда китапханәче тарафыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Татар фольклорының иң гүзәл җәүһәрләрен туплаган китаплар куелды.