"Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа".

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

 “2015 ел – Әдәбият елы”н йомгаклап, 18 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уткәрелде. Китапханәгә иң актив өлкән буын китап укучылары чакырылды. Кичә Илдус Әхмәтҗанов башкаруында Г.Тукайның “Китап” шигыре белән ачылды. Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Безнең төбәгебез Теләче дә төрле талант ияләренә бик бай. Кичәдә сүз туган ягыбызның горурлыгы булган, аның абруен күтәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән данлыклы язучыларыбыз хакында барды. Әдәби кичә “Ак калфак”клубына йөрүче ханымнарның җырлары белән үрелеп барды. Китап укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International