Республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе 2016" бәйгесенең район этабы башланып китте. Бүген районыбызда “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашучы 2 педагог белем бирү эшчәнлеген 2нче балалар бакчасы базасында күрсәттеләр. Безнең балалар бакчасыннан бәйгедә зурлар төркеме тәрбиячеләре – Хуҗина Р.Г. һәм Биккинина Р.Р. катнашты. Алар бүген “Серле су”, “Хайваннарның маҗаралары” дигән темасына белем бирү эшчәнлеген зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары белән үткәрделәр. Балаларга һәм катнашкан тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткереп, аларга яңадан яңа иҗади уңышлар телибез.