ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Гадәттә,Яңа ел алдыннан чыршыга элү өчен уенчыклар,бәйрәм буласы залны бизәү өчен кәгаздән төрле кар бөртекләре ясыйлар. 22 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә ,клуб белән берлектә,"Серле кар бөртекләре” исеме астында мастер-класс үткәрелде.Укучылар төсле кәгазләрдән төрле-төрле кар бөртекләре ясадылар.

Тантана 2015 ел спорт сезонында уңышлы чыгыш ясаган спортчыларны, аларны әзерләүче тренерлар, спорт оешмалары һәм федерацияләрне, спорт темасына иҗаи итүче маммакүләм мәгълүмат чараларын барлау һәм бүләкләү максатыннан оештырылды.  Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Республиканың яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов, Россиянең теннис федерациясе Президенты Шамил Тарпищев, Россиянең йөзү федерациясе Президенты ВладимирСальников һәм башка атаклы спортчылар  катнашты.

        “Сәламәтлек сагында” – шушы исемдә мәдәният йортында даими өстәл теннисы буенча тренировкалар, дусларча ярышлар уздырылып торды. Чираттагы уен-тренировка 22 нче декабрь кичендә Баландыш авылы мәдәният йортында узды. 7-8 сыйныф укучылары Заббаров А., Якупов И., Назипов З., Галимов Д., Фасхиев С. һәм башкалар уенның бу төрен  үз итәләр. Бу дусларча очрашу-уен укучыларны телевизор-компьютердан әзгә генә булса да аерып, спортның, хәрәкәтнең үсеп килүче организмга әһәмиятле булуын төшендерү максатында оештырылды.

Бүген , 22 декабрь көнне , Безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча  тематик мероприятие үткәрелде. Ул “Юлларда сак бул” дигән теманы үз эченә алган иде.Балалар шигырьләр сөйләделәр, кагыйдәләрне исләренә төшерделәр, тизлеккә юл йөрү билгесен җыйдылар, машиналар турында күңелле бию биеделәр, светофор турында җыр җырладылар.  Бәйрәмдә убырлы карчык һәм песи катнашты. Убырлы карчык булып 3 балабызның әнисе  Хузина Рафилә  уйнады. Кичәгә әйдәп баручы белгеч Закиров Динар Рамилевич килгән иде. Кичә азагында ул балаларга транспорт һәләкатләре турында видеоролик күрсәтте. Балаларга  юлларда ничек йөрергә кирәклеген аңлатты. Машиналарда нинди балалар  коляскасы булырга тиешлеген сөйләде. Ахырдан ул һәр балага һәм балалар бакчасына бүләкләр бирде. Балаларга да, үзебезгә дә кичә бик ошады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, 3 нче группага кергән авыл районнары арасында Теләче районы командасы 2 урынга лаек булды, 1 нче урында Биектау районы, 3 нче урында Чүпрәле районы муниципаль хезмәткәрләре.

Алар сыйныфташлары белән бергәләшеп киләләр. Үзара киңәшләшеп кирәк мәгълүмәтләрне алалар. Китапханәнең ишеге һәрвакыт ачык. Компьютердан балалар гына түгел, ә олылар да файдалана.

В Шармашинской сельской библиотеке к Дню инвалида оформлена выставка – хобби от книги к мастерству «Умелые руки не боятся скуки».  Рядом с рекомендуемыми книгами экспонируются предметы, изготовленные по советам,   рецептам, чертежам, выкройкам из этих книг.

 Я стараюсь  помогать читателям находить информацию в помощь их увлечению.   Все выставленные изделия на выставке выполнены силами наших рубят из клуба «Почемучек».


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

   Бүген, 22 декабрь көнне,  театр түгәрәгенә йөрүче балалар С.Маршакның “Ахмак тычкан баласы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Кунаклар буларак балаларның әти-әниләре чакырулы иде.  Балалар 2 ай дәвамында  атнага 2 тапкыр җыелып әкиятне өйрәнделәр. Әлеге түгәрәкне балалар сәнгать мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ханипова Р.А  алып барды. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  үзләренә бирелгән рольләрне бик теләп башкардылар. Әкияттә катнашучылар бик күп булганлыктан, әкият бик кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Әлеге әкияттән һәр бала да үзенә әти-әниләрнең сүзен тыңлау буенча сорауларга җавап таба алды.   

Анда 2015 елда иң нәтиҗәле чыгыш ясаган инвалид – спорчыларны бүләкләделәр. Безнең районнан 3 спортсмен катнашты: Иске Җөридән Давлетшин Раис, БадриевХатиф, Олы Тиләҗедән ЗайнетдиновРишат.

   18-20 декабрь көннәрендә Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә кул сугышының бер төре – каратэ буенча бөтенроссия турниры узды. Балалар спорт мәктәбеннән тренер Равдин Юрий  җитәкчелегендә укучылар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Белоусова Виктория – 1, Салимова Анастасия, Шакиров Кәрим 2 урынга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International