“Сәламәтлек сагында”

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

        “Сәламәтлек сагында” – шушы исемдә мәдәният йортында даими өстәл теннисы буенча тренировкалар, дусларча ярышлар уздырылып торды. Чираттагы уен-тренировка 22 нче декабрь кичендә Баландыш авылы мәдәният йортында узды. 7-8 сыйныф укучылары Заббаров А., Якупов И., Назипов З., Галимов Д., Фасхиев С. һәм башкалар уенның бу төрен  үз итәләр. Бу дусларча очрашу-уен укучыларны телевизор-компьютердан әзгә генә булса да аерып, спортның, хәрәкәтнең үсеп килүче организмга әһәмиятле булуын төшендерү максатында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International