19-20 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында узучы Спартакиада кысаларында Казан шәһәрендә йомгаклау ярышлары булып узды.

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

19-20 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында узучы Спартакиада кысаларында Казан шәһәрендә йомгаклау ярышлары булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча, 3 нче группага кергән авыл районнары арасында Теләче районы командасы 2 урынга лаек булды, 1 нче урында Биектау районы, 3 нче урында Чүпрәле районы муниципаль хезмәткәрләре.

Спорт төрләре буенча, районыбыз муниципаль хезмәткәрләре командасы түбәндәге урыннарны яулады:

Чаңгы ярышы: 1 урын;

Мини-футбол: 1 урын;

Бадминтон: 2 урын;

Волейбол: 5 урын;

Йөзү: 3 урын;

Җиңел атлетика: 3 урын;

Өстәл теннисы: 6 урын;

Шахмат: 7 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International