18-20 декабрь көннәрендә Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә кул сугышының бер төре – каратэ буенча бөтенроссия турниры узды. Балалар спорт мәктәбеннән тренер Равдин Юрий җитәкчелегендә укучылар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Белоусова Виктория – 1, Салимова Анастасия, Шакиров Кәрим 2 урынга лаек булды.