23 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә «Серле сәнгать тылсымы” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Бу күргәзмәдә күренекле рәссамнарның әсәрләре белән танышырга мөмкин.
Әдәбиятка игътибарны арттыру, укучыларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләү бу елда китапханәнең төп эш юнәлеше булды. Әдәбият елы кысаларында бик күп чаралар: юбилейлар, язучылар белән очрашулар, шигърият кичәләре, конкурслар, әдәбият кичәләре уздырылды, юбиляр язучыларга багышлап китап күргәзмәләре, китап тәкъдим итү кичәләре, күзәтүләр, әңгәмәләр үткәрелде.
Бүген 24 декабрь көнне Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының икенче нәниләр төркемендә Яңа ел иртәсе булып үтте.Балалар янына кунак булып Кыш бабай килде.Ул балалар белән җырлар җырлады һәм үзенең тылсымлы капчыгындагы уенчыклар белән уеннар уйнатты. Ахырдан Кыш бабай биргән бүләкләр аларның кәефләрен тагын да күтәрде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча уку үткәрелде. Көн саен мәктәп яннары, түбә, подваллар янгыннан һәм шартлаткыч матдәләрдән саклау максатыннан тикшерелә. Гадәттән тыш хәлләр буенча эвакуация тренировкасы ныгытылды. Бу айлыкта әле эшләнәсе башка чаралар да каралды.
23 декабрьдә Шәдке урта мәктәбендә район укытучылары өчен экологик конференция үткәрелде. Бу чарага Олы Мишә урта мәктәбеннән дә укытучылар катнашты. Алар шушы тематика буенча ачык дәресләр һәм “Чишмә кызы янында кунакта” исемле экологик кичә карадылар. Шулай ук бу конференциядә Казан федераль университетының география һәм экология факультетыннан да кунаклар килгән иде.
2015 елның 24 декабрь көнне, парклар һәм скверлар елы кысаларына таянып, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре районыбызның үзәк ял паркында “Әти, әни һәм мин – спортлы гаилә” дип исемләнгән чара оештырдылар. Әлеге чараның максаты бер-береңә карата дуслык хисләрен уяту, бәйрәмчә һәм уңай атмосфера булдыру, шулай ук балаларның талантларын ачу иде.
Бәйрәмгә 50 дән артык балалар һәм аларның әниләре килделәр. Иң матур һәм иң кызыклы костюм киеп килүчене зур бүләк көтә иде. Бүләкне рәсем бүлегенә йөруче Вахитов Ислам яулады. Бу бәйрәм аеруча да үзенчәлекле булды, балалар купме генә кыш бабай белән кар кызын чакырса да, Кыш бабай бәйрәмгә бер узе килде. Ул моны көннәрнең җылы торуы, кар кызының юлда эреп калуы белән аңлатты. Шуңа карамастан балалар һәм килгән кунаклар канәгать калдылар.
Укучыларны күз күрүе һәм колак ишетүе бозылган кешеләрнең проблемалары белән таныштыру, кимчелекле кешеләргә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә укытучы Галимҗанова Г.Ә. мәктәпкүләм Мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде.Чара барышында укучылар “Со-единение” фонды президенты чыгышын тыңладылар, сукырлар һәм чукракларның проблемаларын күрсәткән видеороликлар, презентация карадылар,исләр аша предметларны тану,сукыр кеше белән аралашу буенча гамәли эш башкардылар, Дермография һәм Дактиология таблицалары белән таныштылар.
Ел саен Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары кошларга җимлек ясап эләләр.
Кыш җиттеме- кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
-Рәхим итеп, ашагыз!
Бу чарада өлкәннәр дә , укучылар да актив катнаштылар. Шул уңайдан 21 декабрь көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб мөдире белән китапханәче "Китап алсан кулыңа, нур сибелер юлыңа" дип исемләнгән әдәбият елын йомгаклау кичәсен үткәрделәр. Кичәдә авылыбыз шагыйрәләре, биюче егетләребез, җырчыларыбыз чыгыш ясады. Кичә ахырында елның иң күп китап укучылары, китапханәгә йөрүчеләр грамота һәм китаплар белән бүләкләнделәр.