ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Шул уңайдан  Иске Җөри авыл китапханәсендә ел буена эшләгән эшләрне чагылдырган  “2015 ел - Әдәбият елы“ исемле стена газетасы чыгарылды.

2015 елның 24 нче декабрендә Теләче Үзәк балалар китапханәсендә “Китапханә тормышы” дигән стенд ясап куелды. Стендта 2015 елның иң әһәмиятле вакыйгалары яктыртылды. Шушы ел эчендә китапханәдә бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрелде: “Укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшыру”, Теләче урта мәктәбе скверында “Мин укырга яратам” акциясе, “Моңлы Тукай – җырлы Тукай “ - шигърият бәйрәме. Ел нәтиҗәләре буенча иң күп китап укучы балалар билгеләнде. Фотографияләрдә Теләче балалар китапханәсе тормышындагы иң мөһим моментлар гәүдәләндерелде.

“Китап үзе эзләп таба укучысын” акциясе кысаларында китапханәчеләр китапханәгә керергә вакыт таба алмаучыларга төрле оешмаларга чыгып китаплар тәкъдим итәләр, яңа китаплар белән таныштыралар. Әлеге акция кысаларында 24 декабрь көнне китапханәчеләр район шифаханәсендә булып монда эшләүчеләргә һәм дәваланучыларга китаплар һәм календарлар тәкъдим иттеләр.

"Сандугач" җыр берләшмәсенә йөрүчеләр белән яңа җырлар өйрәнелә.

  Айдар мәдәният йортында авыл мулласы катнашында һәм  мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Терроризмга каршы” - әңгәмә үткәрелде. Балаларга терроризмның куркыныч афәт икәнлеге, терроризмны кисәтү, аны булдырмау юллары турында сөйләнелде. Видеофильм күрсәтелде, фойега куелган күргәзмә белән таныштырылды.

Һәркем аны  матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. 
Безнең Айдар авылында да Яңа  елга әзерлекләр башланды. Мәдәният йорты каршында чыршы  бизәп куелды. Үзебезне скульпторлар ролендә хис итеп,  кардан әкият  геройларының  сыннарын ясадык.Тирә-яктагы карны  җыеп, бик матур әкият геройлары ясап куйдык. 2016 нчы ел- маймыл елы булганлыктан Кардан әвәләгән маймыл сыны да матур килеп чыкты.Бу эшне  мәдәният  йорты, китапханә белән  бергәләшеп башкардык. 

Һәр коллективларда җыелышлар уздырыла. Җыелышта эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр һәм 2016 елга планнар төзелә. Күп хуҗалыклар хезмәткә түләү бурычларын капладылар. Алан, Агролак хуҗалыклары ноябрь аен кертеп хезмәт хакын түләделәр.

 Җыелышлар уздыру, үсеш резервларын һәм нокталарын ачыклау җентекле аналитик эш башкаруның һәм хуҗалыкларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясауның мөһимлеген һәм зарурлыгын әйтеп үтәргә кирәк.

Кызыклы сорауларга җавап биргәндә балалар яңадан бер кат үзләренә таныш булган әкият геройлары белән очраштылар.

"Укучының мәдәни көндәлеге" ел дәвамында укучыларга Татарстан Республикасының төп мәдәни вакыйгалары һәм тарихи биналары  белән танышырга ярдәм итә. 2015 нче ел - Әдәбият елы уңаеннан, балалар сөекле шагыйрьләребезнең иҗаты белән дә танышалар. Китапларны күп укыган балалар мәдәни көндәлекнең  "Минем формулярым" дигән бүлегенә үзләре укыган китаплар турында язалар. Ямбулат авылы китапханәчесе Шакурова Гөлия Ямбулат һәм  Тәмте - Мәтәскә башлангыч сыйныф укучыларын, күчмә китапханә буларак, даими рәвештә китап белән тәэмин итеп тора. Һәр айда "Укучының мәдәни көндәлеге" буенча информация көннәре үткәрелә, укучыларның сорауларына бергәләп җавап эзләнелә.

Без ясаган сыннар сезгә яхшы кәеф, hәрберегезгә бәйрәм рухы өстәп торсын дигән теләктә калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International