“Китапханә тормышы”

2015 елның 25 декабре, җомга

2015 елның 24 нче декабрендә Теләче Үзәк балалар китапханәсендә “Китапханә тормышы” дигән стенд ясап куелды. Стендта 2015 елның иң әһәмиятле вакыйгалары яктыртылды. Шушы ел эчендә китапханәдә бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрелде: “Укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшыру”, Теләче урта мәктәбе скверында “Мин укырга яратам” акциясе, “Моңлы Тукай – җырлы Тукай “ - шигърият бәйрәме. Ел нәтиҗәләре буенча иң күп китап укучы балалар билгеләнде. Фотографияләрдә Теләче балалар китапханәсе тормышындагы иң мөһим моментлар гәүдәләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International