"Укучының мәдәни көндәлеге"

2015 елның 25 декабре, җомга

"Укучының мәдәни көндәлеге" ел дәвамында укучыларга Татарстан Республикасының төп мәдәни вакыйгалары һәм тарихи биналары  белән танышырга ярдәм итә. 2015 нче ел - Әдәбият елы уңаеннан, балалар сөекле шагыйрьләребезнең иҗаты белән дә танышалар. Китапларны күп укыган балалар мәдәни көндәлекнең  "Минем формулярым" дигән бүлегенә үзләре укыган китаплар турында язалар. Ямбулат авылы китапханәчесе Шакурова Гөлия Ямбулат һәм  Тәмте - Мәтәскә башлангыч сыйныф укучыларын, күчмә китапханә буларак, даими рәвештә китап белән тәэмин итеп тора. Һәр айда "Укучының мәдәни көндәлеге" буенча информация көннәре үткәрелә, укучыларның сорауларына бергәләп җавап эзләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International