“Китап үзе эзләп таба укучысын” акциясе кысаларында китапханәчеләр китапханәгә керергә вакыт таба алмаучыларга төрле оешмаларга чыгып китаплар тәкъдим итәләр, яңа китаплар белән таныштыралар. Әлеге акция кысаларында 24 декабрь көнне китапханәчеләр район шифаханәсендә булып монда эшләүчеләргә һәм дәваланучыларга китаплар һәм календарлар тәкъдим иттеләр.