2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак билгеләп үтелде. Әдәбиятка игътибарны арттыру, укучыларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләү бу елда китапханәнең төп эш юнәлеше булды. Әдәбият елы кысаларында бик күп чаралар: юбилейлар, язучылар белән очрашулар, шигърият кичәләре, конкурслар, әдәбият кичәләре уздырылды, юбиляр язучыларга багышлап китап күргәзмәләре, китап тәкъдим итү кичәләре, күзәтүләр, әңгәмәләр үткәрелде.
Әдәбият елы якташ галимнәребез Яхья Абдуллин, Равил Үтәбәй – Кәрими, язучы һәм тәнкыйтьче Мәхмүд Максуд, халык язучысы Фатих Хөсни иҗатларына багышланган “Тамырлары шушында, бәрәкәтле туфракта” дип исемләнгән әдәби уку белән башланып китте.
Әдәбият елы уңаеннан февраль аенда бертөркем якташ язучыларыбыз катнашында “Әдәбият – заман көзгесе” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Анда Шәтке авылы тумасы, шагыйрә, язучы Сәйдә Зыялы, Тиләҗе авылы кызы язучы, журналист һәм рәссам Дания Гайнетдинова, Олы Мишә егете шагыйрь, язучы Рашат Низами һәм Югары Кибахуҗада туып үскән, бик күп журналистларның остазы булган, Казан дәүләт федераль университеты профессоры, татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин кичәнең кадерле кунаклары булдылар.
24 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, “Җыен” фонды идарәсе рәисе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев, “Җыен” фонды директоры Фуат Рафиков, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Җыен” фондының җәмәгатьчелек һәм матбугат чаралары белән элемтәләр алып баручысы, язучы Гәрәй Рәхим, Татарстанның Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты Роберт Батулла, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рамил Миндияр катнашты.
25 ноябрь көнне Әдәбият елын йомгаклау чарасы буларак Татарстан китап нәшрияты ярдәме белән “Китап бәйрәме” дигән әдәби – мәдәни чара үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Камил улы Сәгъдәтшин, якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинова, шагыйрь һәм публицист Газинур Морат, Татарстан китап нәшриятында чыгучы татар теле, әдәбияты дәреслекләре һәм методик әсбаплар авторлары катнашты.
Теләче җирлекара китапханәсендә Әдәбият елында башкарылган эшләрне чагылдыручы “Әдәбият – заман көзгесе” исемле стенд эшләнде.