Әдәбият елы башланганннан бирле Субаш авыл китапханәсендә Әдәбиятка карата бик күп күргәзмәләр һәм бай эчтәлекле кичәләр үткәрелде.

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

  Әдәбият елы башланганннан бирле Субаш авыл китапханәсендә Әдәбиятка карата бик күп күргәзмәләр һәм бай эчтәлекле  кичәләр үткәрелде. Бу чарада өлкәннәр дә , укучылар да актив катнаштылар. Шул уңайдан 21 декабрь көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб мөдире белән китапханәче "Китап алсан кулыңа, нур сибелер юлыңа" дип исемләнгән әдәбият елын йомгаклау кичәсен үткәрделәр. Кичәдә авылыбыз шагыйрәләре, биюче егетләребез, җырчыларыбыз чыгыш ясады. Кичә ахырында елның иң күп китап укучылары, китапханәгә йөрүчеләр грамота һәм китаплар белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International