Мәрхәмәтлелек дәресе.

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Укучыларны күз күрүе һәм колак  ишетүе бозылган кешеләрнең проблемалары белән таныштыру, кимчелекле кешеләргә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә укытучы Галимҗанова Г.Ә. мәктәпкүләм Мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде.Чара барышында укучылар “Со-единение” фонды президенты чыгышын тыңладылар, сукырлар һәм чукракларның проблемаларын күрсәткән видеороликлар, презентация карадылар,исләр аша предметларны тану,сукыр кеше белән аралашу  буенча гамәли эш башкардылар, Дермография һәм Дактиология таблицалары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International