Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Гадәттә, Яңа ел алдыннан чыршыга элү өчен уенчыклар, бәйрәм буласы залны бизәү өчен кәгаздән төрле кар бөртекләре ясыйлар. 20 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, "Серле кар бөртекләре” исеме астында мастер-класс үткәрелде. Укучылар төсле кәгазләрдән төрле-төрле кар бөртекләре ясадылар.