“Дәресләрдә ислам әхлагын укыту проблемалары”

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

17 -18 декабрь көннәрендә  Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Л.З. Казан шәһәрендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты һәм Россия ислам униветситеты белән берлектә  “Дәресләрдә ислам әхлагын укыту проблемалары” дип исемләнгән укуларда булды.  Анда ул “Өстәмә белем бирү дәресләрендә укучыларга якын килеп әхлакый яктан тәрбияләү” дигән тема белән чыгыш ясады. Әлеге чыгыш, шулай ук югары уку йортлары үткәргән,   әхлак дәресләре эшкәртмәләре республика конкурсында катнашып, “Алтыдагы- алтмышта” номинациясендә 2 урынны алды. Аның “Илләр гизик, гыйлем эзлик”  һәм ”Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт” дип исемләнгән дәрес эшкәртмәләре “ Әхлак- иман көзгесе”дигән җыентыкка кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International