ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе узган атнада  матур эшләр, мул уңышлар белән яшәде. Ике атна буе дәвам иткән мәктәпкүләм өстәл теннисы ярышлары тәмамланды. Һәкем теннис уйнады, иптәшләренә көч бирде, җиңүчеләрене котлады. Югары  классларда иң оста өстәл теннисы уенчылары: Закиров Нияз – 1 урын, Шогаепов Илнур – 2 урын, Ислаиов Фаиль -  3 урын; кечкенәләр группасыннан: Шугаепов Илзир – 1 урын, Сөнгатуллин Рәмзил - 2 урын, Мубаракзянов И.- 3 урын; иң көчле класс-команда – 10, 4 класслар – 1 урын; 11, 5 класслар – 2урын; 9,7 класслар – 3 урын. Укуда да сынатмадык : контроль эшләр эшләнде, татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының муниципаль турында чыгыш ясадык. Татар теле- Сөнгатуллин Булат, җиңүче;Мухаметзянова Ләйсән, Нурисламова Миләүшә,Хазиева Айзилә, Газизова Рәзинә , - призёрлар; татар әдәбияты - Мухаметзянова Ләйсән- җиңүче; Сөнгатуллин Булат,Мубаракзянова Фирсинә, Афзалова Әлфия,–призёрлар. Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын!

Баландыш төп  гомумбелем бирү мәктәбендә Яңа – 2016 елга әзерлек гөрләп бара. Укучылар кар фигураларын ясыйлар, кабинетларны бизиләр,  бәйрәмгә чыгышлар әзерлиләр. Чыршы бәйрәмендә барлык конкурсларга нәтиҗә  ясалачак.

18-20  декабрь көннәрендә Баландыш төп мәктәбенең   4 укучысы  Сафина А., Назипов З., Галимов Д., һәм Шакирова А.   Казанның теннис академиясендә  бадминтон буенча Федерация кубогы призының  финал  этабында  катнашалар  . Аларга бу уеннарда  уеннарында уңышлар телибез.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

        Авыл хужалыгы идарэсенэ  хужалыклардан жыеп алынган  мэгълуматтан  куренгэнчэ, ООО Алан жаваплылыгы чиклэнгэн жэмгыять  ,беренчелэрдэн булып, ноябрь аена исэплэнгэн хезмэт хакын  агымдагы елнын 10 декабренэ  тулысынча  эшчелэренэ  олэшкэн.

Очрашуда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгының экономика бүлеге җитәкчесе М.М.Низаметдинов, Теләче районы башлыгы урынбасары А.Г.Фатхуллин, Казан дәүләт университетының авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты С.Г.Глушко, Казан дәүләт ветеринария академиясе профессоры Т.М.Ахметов, Саба агрокөллияте җитәкчесе З.М.Бикмухаметов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм кадрлар белән эшләүче специалистлар катнашты.

15 нче декабрь көнне Алан авыл китапханәсендә “Китап-белем чишмәсе” дигән кичә булды. Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Үзләре яраткан язучылар турында сөйләделәр. Аларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бу  балаларда әдәбиятка, туган телгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү булып тора.

18 нче декабрь көнне  Айдар башлангыч мәктәбендә Олы Нырсы урта мәктәбенең башлангыч укучылары белән “Дуслык белән көчле без” дигән очрашу булып узды. Айдар башлангыч сыйныф укучылары  концерт номерлары күрсәттеләр, күңелле уеннар уздырдылар.

Ә инде һәр санының темасын сайлап, материаллар туплау- бик зур тырышлык сорый торган хезмәт. 2015 елда, Әдәбият елы уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә дә "Китапханә сулышы" исемле китапханә гәҗите чыга башлады. Бу гәҗитләр - китапханә эшчәнлеген, анда оештырылган төрле чараларны, кызыклы конкурсларны яктыртып барачак. Алар арасында махсус һәм юбилей даталарына багышланганнары да бар. 

17 декабрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә балалар арасында юл - транспорт фаҗигәләрен кисәтү максатында «Правила движения достойны уважения» дип исемләнгән чара үткәрелде. Уен формасында барган чарада башлангыч сыйныф укучылары юл билгеләре белән таныштылар, табышмакларның җавапларын таптылар, тест сорауларына җавап бирделәр, уеннар уйнадылар, Р.Валеева һәм Р.Кутуйның китапларын укып, укыганнары буенча фикер йөрттеләр. Транспортка утырганда, транспортта барганда, аннан чыкканда үз-үзеңне тоту турында әңгәмә кордылар, урамда, юлларда хәфевсезлек чаралары турында сөйләштеләр.  Балалар шулай ук юл фаҗигәләре вакытында беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәнергә тырыштылар. Чараның соңында «Правила движения достойны уважения» исемле презентация күрсәтелде. Мондый чаралар балаларда бер –берсенә ярдәмләшү, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләргә булыша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International