Китапханәнең үз газетасын чыгару - бу, әлбәттә, кызыклы эш. Ә инде һәр санының темасын сайлап, материаллар туплау- бик зур тырышлык сорый торган хезмәт. 2015 елда, Әдәбият елы уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә дә "Китапханә сулышы" исемле китапханә гәҗите чыга башлады. Бу гәҗитләр - китапханә эшчәнлеген, анда оештырылган төрле чараларны, кызыклы конкурсларны яктыртып барачак. Алар арасында махсус һәм юбилей даталарына багышланганнары да бар.