15 нче декабрь көнне Алан авыл китапханәсендә “Китап-белем чишмәсе” дигән кичә булды. Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Үзләре яраткан язучылар турында сөйләделәр. Аларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бу балаларда әдәбиятка, туган телгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү булып тора.