17 декабрь көнне Теләче Үзәк Балалар китапханәсендә “2015 елның юбиляр – китаплары” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә 60 тан 185 кә кадәр юбилейларын билгеләп үтүче китаплар куелды. Биредә А. Пушкинның “Маленькие трагедии” (185 ел), М.Лермонтовның “Герой нашего времени” (175 ел), М. Пришвинның “Кладовая солнца” (70 ел), А.Гайдарның “Тимур и его команда” (75 ел), С. Михалковның “Дядя Стёпа” (80 ел) һәм башка китаплар белән танышырга мөмкин.
16 нчы декабрь көнне Баландыш авыл китапханәсе барлык әдәбият сөючеләрне үзенә җыйды. “Әдәбият-рухи хәзинә” дигән әдәби-музыкаль кичә зурлап сәхнәдә үткәрелде. Бу кичәдә балалар, җирле шагыйрәләр, биючеләр, җырчылар, гомумән- әдәбиятны яратучылар чыгыш ясады. Кичә ахырында елның ин күп китап укучылары грамота һәм китап белән бүләкләнде.
“ Китап белән дус икәнсең, бер шатлык, бер ямь бит ул” дип исемләнгән әдәби акция кысаларында Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова урамда үтеп баручыларга мөрәҗәгать итеп, берәр шигырьдән яисә күңелеңә якын булган берәр әсәрдән өзекне кычкырып укуны тәкъдим итте. Һәркем күңеленә хуш килердәй юлларны сайлап шигърият дөньясына атлады. Мәхәббәт, Туган ил, туган җир, табигать, яшәеш, кеше язмышы турындагы шигырьләрне чын күңелдән үзләре булдыра алганча сәнгатьле итеп укырга тырыштылар. Бу әдәби марафонда олылар да, яшьләр дә, балалар да теләп катнаштылар.
15 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен”дигән фестиваль кысаларында концерт булып узды. Фестивальдә тальянчылар ансамбле, ”Умырзая”, ”Сәйлән” бию төркемнәре чыгыш ясады. Шулай ук борынгы йолаларыбызның берсе булган “Күкәй җыю” йоласы күрсәтелде. Фойеда китапханә тарафыннан “Әбиемнең күңел сандыгы” исемле борынгы җәүһәрләрдән күргәзмә оештырылды.
Фольклор - халыкның үткәнен һәм бүгенгесен, кыйбласын һәм яшәү рәвешен, әхлагын һәм фәлсәфәсен чагылдырган, хис-тойгыларын, уй-фикерләрен җыр-моң һәм гореф-гадәтләр аша тасвирлап, буыннан-буынга тапшыра алган иң бөек казанышларның берседер, мөгаен.
15 декабрь көнне Лесной авылы клубында «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» фестиваль конкурсы узды. Лесной клубы үзэшчән сәнгать коллективы тамашачылар һәм жюри членнары тарафына «Җим чәчәкләр бәйрәме» дип аталган фольклор күренешен күрсәтелләр.
Алар һәрбер елны чагылдыралар. Сыннар яңа ел рухы өстәп тирә-якны бизәп торачаклар.
16 декабрь көнне Шармыш авыл китапхәсендә «Мой Пушкин» дип аталган Бөтенроссия һәм «Танцующие сказки» исемле халыкара балалар рәсемнәре конкурсында актив катнашкан балаларны бүләкләү булды. Рәсем конкурсында актив катнашучылар – Пашагин Роман, 2 сыйныф укучысы, Колбасов Артем, 4 сыйныф укучысы, Колбасова Ксения һәм Маланина Альбина, 5 сыйныф укучылары. Конкурста катнашкан һәр балага рәхмәт хаты тапшырылды. Бүген алар арасында призлы урыннар алучылар юк, киләчәктә тагын да тырышырга кирәк булачак.
13 декабрь көнне Максабаш авыл китапханәсендә “9 декабрь - Геройлар көне” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Хэтер китапларыннан китап кургэзмэлэре төзелде. Китапханәче Мингазова Л. “Батырлар китабы”, ”Дан орденының тулы кавалерлары” китапларына күзәтү уздырып, балаларны илебез тарихы, батырлары белән таныштырды.
Халыкта китапка карата мәхәббәт уяту, китап укучыларны китапханәгә тарту, яӊа китаплар белән таныштыру максатыннан Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. «Китап белән дус булыйк» акциясе кысаларында оешмаларга чыгып яӊа китаплар тәкъдим итте.
15 декабрь көнне Олы Нырсы китапханәсендә МЧС хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрделәр, Алар китапханә әйләнә - тирәсен чиста тоту, чүп, тиз янып китүче әйберләрне, янучан калдыкларны һәм башка бик күп төрле чүпләрне аерым контейнерларга җыеп барырга кирәклеген аңлаттылар.