Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә Галимуллина К.Х. һәм Габдуллина Ф.Н. "Эчсәң чәй - җанда җәй" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Бу кичәдә чәй турында төрле әйтемнәр, мәкалъләр, шигырьләр укылды. Чәйнең килеп чыгыш һәм төрләре турында сөйләнде.
16 нчы декабрь көнне Алан авылы мәдәният йортында «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дип исемләнгән фольклор концерты булып узды. Алан авылы җирлеге халкы әзерләнгән концерт программасын бик ошатты, ахырдан катнашучыларны көчле алкышларга күмде.
Теләче үзәк район больницасы табиблары тарафыннан Теләче урта гомумбелем мәктәбендә укучыларга медицина тикшерүе башланды. Тикшерү участок табибы Исмәгыйлова Рәшидә Мөхәмәтхановна җитәкчелегендә бара. Табиблар һәр баланың гомуми физик үсешен тикшерәләр, физкультура дәресләренә курсәтмәләр бирәләр. Балаларга сәламәт яшәү рәвеше , көндәлек режим үтәлеше буенча киңәшләрен әйтәләр.
12 декабря 2015 года Руководитель Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района Нуруллин Р.Р. совместно с Руководителем Исполнительного комитет Сабинского муниципального района Гасимовым Р.М. и военным комиссаром Сабинского и Тюлячинского района Закировым Ф.Ф. посетили воинскую часть № 45603-2 в Московской области, с которым заключено соглашение о шефстве.
Встретились с призывниками Сабинского и Тюлячинского района, приняли участие на принятии присяги.
Кичә 2015 ел – әдәбият елын ябу уңаеннан оештырылды. Сәхнәдә авылыбызда иҗат итүче шагыйрьләр, куп китап укучылар чыгыш ясадылар. Кичә җыр-биюләр белән аралашып барды. Куп китап укучыларга дипломнар тапшырылды.
Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа елга әзерлек иң күңелле традицияләрнең берсе булып тора. Бу уңайдан укучыларыбыз бәйрәмгә концерт номерлары әзерли башлады инде,классларны бизәү дә актив дәвам итә, шулай ук кардан сыннар ясауга да алар җитди карады, чөнки мәктәбебездә “Карлы могҗиза” конкурсы игълан ителде. Ә бүген сыйныфлар берләшеп әзер сыннарны буярга чыктылар. Тиздән мәктәбебез ишегалды әкият иленә әвереләчәк.
Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бәйрәмгә чыгышлар әзерли, рәсем, шигырь конкурсларына әзерлек алып баралар. 2-чирек, 1-нче яртыеллыкны уңышлы тәмамлар өчен, укучыларның белемнәрен барлар өчен тест эшләре, контроль эшләр уткәрелә. Өлгереше начар булган укучылар белән өстәмә шөгеллләнуләр бара. Шулай ук фән олимпиадаларының район турында катнашабыз, татарча көрәш буенча ярышларга әзерлек алып барыла.
10-11 декабрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең “Дружба” спорт комплексында 1998-2000 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча 6 нчы Бөтенроссия турниры булып үтте.
Халыкара бәйге статусына ия булган мәртәбәле ярышта Казахстан, Үзбәкстан, Башкортстан Республикасыннан килгән яшь көрәшчеләр дә көч сынашты.
Җәмгысе 120 көрәшче бил алышкан турнирда безнең районнан Гүзәлия Гыйниятуллина да (тренеры абыйсы Илдар Гыйниятуллин) катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Ул 45 килограммга кадәр кызлар арасында ирекле стильдә бил алышып икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Мәктәпкәчә яшьтәге чорда балалар әле чын тылсымга ышаналар ,зур түземсезлек белән Кыш бабай белән Кар кызы килүен көтәләр.Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре ,бәйрәмне балалар өчен тагын да истәлекләрәк ясау теләге белән, төркем бүлмәләрен бизиләр,бакча тирәсендә кардан әкияти сыннар ясыйлар,бәйрәм иртәләре өчен төрле маскалар һәм сценарийлар әзерлиләр.Бу тырышлык бушка китмәс дип уйлыйбыз,балалар яңа елга шат һәм күтәренке күңел белән аяк басарлар,бәйрәм хисе белән рухланырлар дип уйлыйбыз.
Беренче урында Нирус ЖЧЖ тора, барлык савылган соте 3530 кг.,1 сыерга 16 кг. туры килэ. Бу курсэткечлэргэ ирешудэ алдынгы сыер савучы Мохэммэтгалиева Голнар Монир кызынын олеше бик зур, ул бер сыердан конгэ 17,1 кг. сот савып алган. Район буенча бу курсэткеч 11,3 кг. туры килэ.