Менә яңа ел бәйрәме дә җитәргә дә санаулы көннәр генә калып бара.

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Менә яңа ел бәйрәме дә җитәргә дә санаулы көннәр генә калып бара. Мәктәпкәчә яшьтәге чорда балалар әле чын тылсымга ышаналар ,зур түземсезлек белән Кыш бабай белән Кар кызы килүен көтәләр.Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре ,бәйрәмне балалар өчен тагын да истәлекләрәк ясау теләге белән, төркем бүлмәләрен бизиләр,бакча тирәсендә кардан әкияти сыннар ясыйлар,бәйрәм иртәләре өчен төрле маскалар һәм сценарийлар әзерлиләр.Бу тырышлык бушка китмәс дип уйлыйбыз,балалар яңа елга шат һәм күтәренке күңел белән аяк басарлар,бәйрәм хисе белән рухланырлар дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International