15 декабрь бөтен дөньяда Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә Галимуллина К.Х. һәм Габдуллина Ф.Н. "Эчсәң чәй - җанда җәй" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Бу кичәдә чәй турында төрле әйтемнәр, мәкалъләр, шигырьләр укылды. Чәйнең килеп чыгыш һәм төрләре турында сөйләнде.