ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

15 декабрькөнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Ут безнең тормышыбызда” исеме астында Россия күләм тематик дәресләр узды. Укучылар әлеге дәресләрдә презентация һәм видеолар аркылы ,утның безнең тормышыбызда никадәр мөһим  роль уйнаганлыгын белделәр. Дәрес  ахырында  утка кагылышлы булган сораулар белән викториналар узды.

14 нче декабрь көнне Баландыш авыл китапханәсенә китапханәнең актив китап укучылары җыелды.  Җирле шагыйрьләребез турында “Илһам бирче,каурый каләм!”дигән альбом эшләнде һәм аңа күзәтү үткүрелде.

15 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендэ, гадәткә кергәнчә, Чәй коне билгеләнеп утелде. Әлеге чарага  “Ак калфак ” берләшмәсенә йөрүче апалар чакырылган иде.  Кичә уен көлке белән чәй табыны артында үрелеп барылды.

17 нче декабрь көнне 07.30 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы бишенче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды. Төп мәсьәлә – “Теләче муниципаль районының 2016 нчы елга бюджеты турында”. Районның 2016 нчы елга бюджеты икенче укылышта кабул ителде.

Республикабызның мәктәптән тыш эшләр үзәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә укучылар арасында "Боз өстендә сак бул!" тематикасы буенча республикакүләм  рәсем конкурсы үткәрде.Конкурста Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Рахматуллина Диана да катнашты һәм "Яшь коткаручы" номинациясендә җиңүче  булды. Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына укучы укытучысы Газизова Р.Х. белән барды. Җиңүчегә лауреат Дипломы, кыйммәтле бүләк, "Яшь коткаручы" кубогы тапшырылды. КОТЛЫЙБЫЗ!

15-декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен” дигән фестиваль кысаларында концерт булып узды.Фестивальдә тальянчылар ансамбле, ”Умырзая”,”Сәйлән”бию төркеме чыгыш ясады.Шулай ук борынгы йолаларыбызның берсе булган “Күкәй җыю” йоласы күрсәтелде.Фоейда китапханә тарафыннан “Әбиемнең күңел сандыгы” исемле борынгы җәүһәрләрдән күргәзмә оештырылды.


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Баландыш төп мәктәбенең 1- 4 нче сыйныф укучылары   Бөтенроссия күләмендә уздырылучы “Олимпиада+”  дистанцион онлайн олимпиадасында катнаштылар  . Бу олимпиада  уен формасында   оештырылган  һәм   укучыларны логик фикер йөртергә өйрәтә. Чираттагы   линейкада барлык укучылар  җиңүче дипломнары һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International