Теләче муниципаль район Советының чираттагы бишенче утырышы узды.

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

         17 нче декабрь көнне 07.30 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы бишенче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды. Төп мәсьәлә – “Теләче муниципаль районының 2016 нчы елга бюджеты турында”. Районның 2016 нчы елга бюджеты икенче укылышта кабул ителде.Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының финанс – бюджет палатасы рәисе Р.Р Яхин, район Советының бюджет һәм салым мәсьәләләре буенча комитет рәисе Мирсәетов А.Г., Теләче муниципаль районы Башлыгы аппараты җитәкчесе Мөбинов И.В., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе – Сөнгатуллин Н.М.- лар чыгыш ясадылар, куелган сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International