Баландыш төп мәктәбенең 1- 4 нче сыйныф укучылары Бөтенроссия күләмендә уздырылучы “Олимпиада+” дистанцион онлайн олимпиадасында катнаштылар . Бу олимпиада уен формасында оештырылган һәм укучыларны логик фикер йөртергә өйрәтә. Чираттагы линейкада барлык укучылар җиңүче дипломнары һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.