2015 елның 16 декабре көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгында “Лучший специалист АПК” конкурсы җиңүчеләренә 100 мең.сум күләмендә грант тапшыру тантанасы булып үтте. Безнең районнан бу тантанада Юнусова Гөлгенә Марселовна – авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече, Шакирҗанова Рушания Азатовна – Игенче хуҗалыгы ихтисатчысы, Рашитова Кадрия Габтелманнановна – Алан хуҗалыгы хисапчысы, Сабирҗанов Булат Рәисович – Алан хуҗалыгы мал табибы, Шавалиев Фарид Муллахмәтович – Нирус хуҗалыгы агрономы, Хадиуллин Расих Рамисович Алан хуҗалыгы агрономы катнаштылар һәм грантка ия булдылар.
15 декабрь көнне Максабаш мәдәният йортында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дип исемләнгән фестиваль-конкурсы узды. Безнең фольклор коллективы тамашачыларга "Аулак өй" күренешен күрсәтте. Күренештә халыкның онытыла барган борынгы йолалары, гореф гадәтләре, җырлары хәтердә яңартылды.
16 нчы декабрьдә Теляче урта гомумбелем мәктәбендә талантлы балаларны ачыклау һәм үстерү максатыннан, Республика предмет олимпиадаларының татар теле һәм әдәбияты буенча муниципаль этабы башланып китте. Бүген 4-11 нче татар сыйныфлары укучылары татар теле буенча Республика олипиадасының муниципаль турында катнашалар. Уңышлар сезгә, хөрмәтле укучылар!
Беренче өлешендә дипломант, лауреат һәм Гран Прига лаек булган коллективларны бүләкләү тантанасы булды.
Жюри рәисе сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гали Арысланов, жюри әгьзалары Татарстан һәм Башкорстан республикаларының халык артисткасы Гөлсем Исәнгулова,
РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре,театр сәнгате буенча баш белгеч Камил Саттаров,сценографист Сәйдәш Мөхәмәтшин, музыка белгече, халыкара фестивальләр лауреаты Эльвира Закировалар тарафыннан Мансур Гыйләжевның «Яра» спектакле белән Теләче район мәдәният йорты «Сердәш» халык театры (режиссеры – Фирдәвес Нәгыймова) югары бәяләнеп, Гран При - 1 000 000 сум премиягә лаек булды.
11 нче декабрь көнне Олы Мишә авылы мәдәният йортында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дип исемләнгән концерт узды. Фольклор коллективы "Каз өмәсе" йоласын сәхнәләштерде, татар халык җырлары һәм биюләре башкарылды. Тамашачы чыгышларны яратып карады.
Олы Мишә урта мктәбе укучылары «Learn to win!» дип исемләнгән интернет-конкурста катнаштылар. Конкурс Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе тарафыннан үткәрелә. Берничә тема арасыннан укучыларыбыз “Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018” дигән теманы сайладылар. Төшерелгән видеоязма академиянең рәсми сайтына куелды.
Олы Нырсы урта гомумбелем бирү мәктәбендә Яңа – 2016 елга әзерлек башланды. Укучылар кар фигураларын ясый башлады
14 декабрь көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә “Иң чиста дәфтәр” күргәзмәсе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучыларының төрле фәннәрдән эш дәфтәрләренә анализ ясалды һәм нәтиҗә чыгарылды.
15 нче декабрь көнне Олы Нырсы мәдәният йортында МЧС хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрделәр, алар мәдәният йорты әйләнә тирәсен чиста тоту, чүп, тиз янып китүче әйберләрне, горючий отходларын һәм башка бик күп төрле чүпләрне аерым контейнерларга җыеп барырга кирәклеген аңлаттылар.
Бу чара театральләштерелгән формада җыр һәм биюләр белән үрелеп барачак.