2015 елның 16 декабре көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгында “Лучший специалист АПК” конкурсы җиңүчеләренә 100 мең.сум күләмендә грант тапшыру тантанасы булып үтте. Безнең районнан бу тантанада Юнусова Гөлгенә Марселовна – авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече, Шакирҗанова Рушания Азатовна – Игенче хуҗалыгы ихтисатчысы, Рашитова Кадрия Габтелманнановна – Алан хуҗалыгы хисапчысы, Сабирҗанов Булат Рәисович – Алан хуҗалыгы мал табибы, Шавалиев Фарид Муллахмәтович – Нирус хуҗалыгы агрономы, Хадиуллин Расих Рамисович Алан хуҗалыгы агрономы катнаштылар һәм грантка ия булдылар.